Залялова Альмира Роальтовна : другие произведения.

Могҗизалы юллар

"Самиздат": [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:
  • Аннотация:
    Могҗизалы юллар

Могҗизалы юллар.
1.Җәй көне,эссе һавада 
Балалар уйный-көлә. 
Урам тулы бала-чага, 
Керәсе килми өйгә. 
2.Әтисе туган көненә 
Алып кайткан Самакат. 
Мондый зур бүләкне күргәч, 
Бик шатланды бит Самат.
3.Сап-сары Самакат менә 
Үзе чаба,диярсең. 
Ашау бетте,йокы качты 
Көн үткәнен сизмисең. 
4.Кайсы уйный кача-кача, 
Кайсы куа,сикерә. 
Ә Саматка безнең кызык, 
Самакатта элдертә. 
5.Эх,рәхәт чаклар менә шушы
 Бер төртәсең,ул китә. 
Кирәк икән бу Самакат 
Мәскәүгә барып җитә. 
6.Юлны бер дә карамыйсың, 
Алда бик күп машина. 
Машиналар уртасыннан 
Самат выжылдап уза. 
7.Арттан тузан очып кала, 

Бер-береңне күрмисең. 
Юлны аркылы чыгасың,
Кирәк җирдә туктыйсың. 
8.Самакатны сөйри-сөйри, 
Самат бик тә арыды. 
Әллә нәрсә булды аңа, 
Кинәт көнне төн басты. 
9.Өнме,төшме... нәрсә булды? 
Кая минем Тимер ат? 
Үзе ята әллә кайда, 
Берни аңламый Самат. 
10.Полиционер килеп җитте, 
Алды аны кулыннан. 
Юлда йөрергә ярамый, 
Самат кагыйдә бозган. 
11.Монда бик күп машиналар, 
Ул выжылдап үтәләр. 
Светофорга сәлам биреп, 
Ерак юлга китәләр. 
12.Җәяүлегә аерым юл, 
Самакатка мәйданчык. 
Бу юлдан бар да йөрсә, 
Бәла буласы ачык. 
13.Светофорга күз салырга 
Беркайчан син онытма! 
Начар хәлдән саклан һәрчак, 
Начар хәлгә юлыкма!

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
Э.Бланк "Пленница чужого мира" О.Копылова "Невеста звездного принца" А.Позин "Меч Тамерлана.Крестьянский сын,дворянская дочь"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"