Хасанзянова Гульнур Юнисовна : другие произведения.

Минем әнием

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:
  • Аннотация:
    Минем әнием

Минем әнием
1.Минем әни бигрәк матур, 
Менә миңа ошаган. 
Бит алмалары кып - кызыл, 
Әллә инде буяган?! 
2.Чәчләре дә бөдрә - бөдрә 
Шомырт кебек кап-кара. 
Иреннәрен буяп куйса, 
Журнал тышына бара. 
3.Әтием дә әниемне 
Гел мактап кына тора. 
Тәмлүшкәләр пешкән көнне 
Әти өйдә утыра. 
4.Кыстыбый, пилмән, бәлешне 
Әни оста пешерә. 
Әти әнинең эшләрен 
Телефонга төшерә. 
5.Әти булышмый димәгез, 
Әти тәмле ярата. 
Әни кухняда чапканда, 
Әти диванда ята. 
6.Әтинең татлы йокысын 
Тәмле исләр бүлдерә. 
Бигрәк уңган минем әни
Бөтен җиргә өлгерә. 
7.Яратам мин әниемне, 
Бердәнберем ул минем. 
Тәмле ашарга яраткан 
Әтием дә бар минем! 
8.Җитмеш төрле һөнәр дә аз 
Диләр, егет кешегә. 
Безнең өйдә әни - егет, әни - хатын 
Әни эшли, чөнки бөтен эшне дә!!!

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"