Маннапова Татьяна Николаевна : другие произведения.

Төшләремә кермә

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:

Төшләремә кермә буран булып,
Күңелемдә ярсып дулама!
Төшләремдә мин тик кар бөртеге,
Син мине очыртып уйнама.

Төшләремә кермә гөләп булып,
Мин бәләкәй моңлы сандугач.
Ботагыңа кунып җырлар идем - 
Очлы энәләрең кадый ич!

Төшләремә болыт булып кермә!
Мин - Якты Кояшны - каплама.
Көлмә, зинһар! Мин ялварып сорыйм:
Саф - пакь хисләремне таплама!

Төшләремә кермә үзең булып...
Төшләремдә мине каргама!
... Кемнәр безне шулай аерды соң?
Җилләр үтте микән арадан?

Кермә төшләремә......

25.01.2003 ел

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"