Аннотация: Бала чак истәлекләре. Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында узган бала чагым һәм яшлегемдә бергә яшәгән күршеләремне, дусларымны сагынып, буел 2022 елны, алар турында истә калган хәтирәләрне яза башладым.
Бала чак истәлекләре.
Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында узган бала чагым һәм яшлегемдә бергә яшәгән күршеләремне, дусларымны сагынып, буел 2022 елны, алар турында истә калган хәтирәләрне яза башладым.
Безнең Кәшер авылы бик зур, авылның бер башыннан икече башына якынча 3 км булыр. Югары оч, түбән оч, олы урам, урта урам, түбән урам, аргы як урамы, Сайран пачулкасы, кетес, комгансызлар урамы, кашлак дип йөртелгән төбәкләр бар иде. Хәзер аларга матур-матур, танылган якташларыбыз исемнәрен куштылар.
Олы урамга авылның бер башыннан икенче башына хәтле таш юл салынган иде. Ул аелым бер технология белән, 6-7-10 см. Калынлыктагы 20-30 см киңлектәге ташларны кабыргасы белән тезеп салынган иде. Яз җиткәч таш юл кардан ачыла һәм без бала-чага ялан аяк шунда йөгереп уйнарга чыга идек.
Мин үзем түбән очта олы урамдагы йортта туганмын һәм яшәдем. Шул түбән очтагы олы урамның ике ягыннан, мәчит тыкырыгыннан Мухаметшина Клараларга хәтле һәм түбән яктан ясле тыкырыгыннан Шәяхмәт бабайлар тыкырыгына хәтле арада яшәгән замандашларымны искә алып, алар турында язмакчы булам. Бөек ватан сугышы елларыннан алып (1941-45 еллар) 2004 елларга кадәр чорны күздә тотам.